Чара 28 майдан алып 1 июньгә кадәр "Динамо" стадионында узачак.
Мондый дәрәҗәдәге ярышлар янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрен популярлаштыруга, төрле илләрнең янгын-коткару хезмәтләре арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга һәм халыкара дәрәҗәдә янгын сүндерү-коткару спортының алга таба үсешенә зур йогынты ясый.
Ярышлар программасында штурм баскычы буенча вертикаль күтәрелү, 100 метрлы каршылыклар полосасын узу, янгын эстафетасы һәм тиз хәрби җәелдерү каралган.
Чарага керү бушлай!
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.