+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
2 июнь 2022, 16:30

Радий Хәбиров: “Иң көчлеләр җиңсен!”

Бүген “Уфа-арена” спорт комплексында Русия укучыларының XI җәйге Спартакиадасын ачу тантанасы үтте.

Радий Хәбиров: “Иң көчлеләр җиңсен!”Радий Хәбиров: “Иң көчлеләр җиңсен!”
Радий Хәбиров: “Иң көчлеләр җиңсен!”
Чарада Русия спорт министры Олег Матыцин, республика Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, Русия Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев, Спорт резервы әзерлеге федераль үзәге директоры Кадрия Әхмәрова катнаштылар.

Чара зур спорт парады белән башланып китте. Анда илнең иллегә якын төбәгеннән килгән яшь спортчылар 47 спорт төрен тәкъдим итте.

- Бүген без бердәм команда белән кунакчыл Башкортстанның энергетикасын тоябыз, спорт, балачак, мәгариф бәйрәмендә катнашабыз. Шушы күркәм залда дуслык, патриотлык, рухи мәдәният – тормышта иң мөһим кыйммәтләр булуын аңладык. Безнең белән чарада Русия чемпионнары да катнаша. Сез көндәлек күнекмәләр белән аларга охшарга, алар кебек булырга омтыласыз. Иманым камил, сез – киләчәктә илебезне данлаячак Олимпия, дөнья чемпионнары! – диде, тантананы ачып, Русия спорт министры Олег Матыцин.

Аннары ул республика Башлыгы Радий Хәбировка Николай Озеров медален, шулай ук республиканың спорт тармагын үстерүгә зур көч салган тренерларга һәм педагогларга ведомство бүләкләрен һәм министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында Русия укучылары Спартакиадасының Башкортстанда үтүен төбәк өчен зур горурлык һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте.
- Бүген сезнең белән бер залда илнең билгеле спортчылары – өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина, Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили утыра. Күпләрегезнең янында – остазлары, тренерлары. Алар бездән тиз, җитез, максатка ирешүче спортчылар гына түгел, чын кешеләр тәрбияләүчеләр дә. Нәкъ тренерлар безгә үзләренең йөрәген, бөтен күңелен, сәламәтлеген бирә. Барлык спортчыларга да гадел уен, аның совет спорты кагыйдәләре буенча бәяләнүен телим. Бу җиңүләр сез соңыннан горурланырлык булсын. Иң көчлеләр җиңсен! – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан командасы тренерларына Рәхмәт хатлары, дүрт тренерга "Авыл тренеры" проектының 600 мең сумлык сертификатын тапшырды. Алар - Белорет районы спорт мәктәбенең кыяга үрмәләү буенча тренеры Елена Коноплина, Учалы шәһәре җиңел атлетика буенча спорт мәктәбе тренеры Таһир Мәхмүтов, Балтач районы “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексының футбол буенча тренеры Арсен Латыйпов, Ишембай районы 2нче спорт мәктәбенең спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча тренеры Заһир Гарипов. Шулай ук грант конкурсында җиңгән коммерция карамагында булмаган оешмаларга физкультура-киңкүләм чараларны оештыру һәм үткәрү өчен 5 миллион сум күләмендә ике сертификат тапшырылды.

Тантана ахырында Радий Хәбиров Русия укучыларының XI җәйге Спартакиадасына старт бирде.
 
Фото: Башинформ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас