+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
4 июнь 2022, 14:55

"Геройлар узышы"ның җиңүчеләре билгеле

"Бу - "Патриот паркы"нда безнең "Геройлар узышы"ның беренче җиңүчеләре", - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

"Геройлар узышы"ның җиңүчеләре билгеле"Геройлар узышы"ның җиңүчеләре билгеле
"Геройлар узышы"ның җиңүчеләре билгеле
«Каршылыклар аша узыш» спорт төре буенча спорт разрядлары бирелүчеләр һәм үз субъектларының җыелма командасына эләгүчеләр түбәндәгеләр:

1. Осепян Эдгар (Башкортстан Республикасы) - 1 сәгать 26 мин.

2. Сутулов Константин (Татарстан Республикасы) - 1 сәгать 32 мин.

3. Боронкин Михаил (Свердловск өлкәсе) - 1 сәгать 49 мин.

Аларны һәм бу яңгырлы көнне һава торышыннан курыкмаган һәм стартка чыккан барлык кешеләрне котлыйм.

Безнең "Геройлар узышы"н Русиядә иң көчлеләрдән берсе дип атыйлар инде. Ярышның каршылыклары уникаль. Су киртәләре, биек диварлар, авыш коймалар, тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре, канатлар, траншеяләр, сулы чокырлар, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләү - без ярышлар өчен тиешле, әмма хәвефсез шартлар тудырырга тырыштык.

Йөгерешләрдә өч категориядә катнашырга мөмкин иде: "Чемпионат", "Приключение" һәм" Геройлар узышы. Балалар".

Бүген бездә меңнән артык катнашучы булды, Самара, Ырынбур, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән спортчылар килде. Башкортстаннан бик күп командалар бар. "Геройлар узышы" "Патриот паркы" курсантлары өчен дә сынауларның бер өлеше булачак.

Трассаны тагын да камилләштерәчәкбез һәм биредә төрле чаралар үтсен, кунаклар күп булсын, тормыш кайнасын өчен тырышачакбыз".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас