+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
8 июнь 2022, 16:12

Иң көчлесе җиңсен!

8-10 июньдә Уфада Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" территориаль органнары һәм ведомство оешмалары хезмәткәрләре арасында спартакиада уза.

Иң көчлесе җиңсен!Иң көчлесе җиңсен!
Иң көчлесе җиңсен!
Спартакиадада Башкортстан Республикасы буенча "Роспотребнадзор" идарәсе һәм Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" оешмалары хезмәткәрләре катнаша.

Барлыгы 51 кешедән торган 6 команда: «Төньяк округ», «Көнбатыш округ», "Бөре округы", «Көнчыгыш округ», «Көньяк округ», «Үзәк округ».

Катнашучылар түбәндәге спорт төрләре буенча көч сынашачак: шахмат, өстәл теннисы, пуля белән ату, стритбол, волейбол, мини-футбол, көч гимнастикасы (кулларда күтәрелү) җиңел атлетика (60 м, 1000 м).

Республика этабы нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының төбәкара спартакиадасында катнашу өчен Башкортстан Республикасы командасы формалаштырылачак.

«Спартакиада хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында үткәрелә. Нәкъ менә әлеге ярышлар республикабыз хезмәт ияләрен сәламәт яшәү рәвешенә, физик һәм рухи камилләштерүгә җәлеп итү, шулай ук популяр спорт төрләрен киң пропагандалау өчен оештырыла, ә спорт тормыш нормасына әверелер дип ышанам. Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узган ярышлар күңелле, мавыктыргыч бәйрәм булачак, мавыктыргыч спорт ярышлары онытылмаслык тәэссоратлар калдырачак. Барлык катнашучыларга нык сәламәтлек, югары нәтиҗәләр, яңа җиңүләр һәм күтәренке кәеф телим!» - диде Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов.

"Бүген без спартакиаданың беренче этабын ачабыз. Мин ышанам ки, бу коллективның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышы күркәм традициягә әверелер, һәм без сезнең белән һәрберебезнең сәламәтлеге – кл коллективның сәламәтлеге, тулаем илебезнең сәламәтлеге икәнен аңлыйбыз. Бүген Бөтенрусия спартакиадасының икенче һәм өченче этапларына барачак иң көчле спортчылар билгеләнәчәк. Сезне бүгенге истәлекле көн белән котлыйм, коллегалар һәм уңышлы җиңүләр телим!» - диде Анна Казак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас