+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
14 Июня 2022, 16:00

Безнең мөфти - чемпион!

11-12 июньдә Казанда узган Бразилия джиу-джитсу ACBJJ буенча Үзәк Русия чемпионатында Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, кимоносыз 80 килограммга кадәр үлчәмдә 30 яшьтән өлкәнрәк зәңгәр пояслар арасында чыгыш ясап, беренче урынны яулады. Бер көн элек мөфти пьедесталга күтәрелгән иде инде, кимонода чыгыш ясаучылар арасында икенче урынны алды.

Безнең мөфти - чемпион!Безнең мөфти - чемпион!
Безнең мөфти - чемпион!

"Бүген мин - беренче, дуслар! Тренерыма, командама, дусларыма зур рәхмәт. Ярдәм бик мөһим! Рәхмәт! Егетләр, спорт белән шөгыльләнүегезне үтенәм. Бигрәк тә сугышчан төрләре белән. Бу рух ныклыгы һәм көчле характер бирә! Барысын да кочаклыйм!" - дип яза Айнур хәзрәт Биргалин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Кардәшен якларга ярышларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Социаль челтәрләрдә ул Башкортстан мөфтиенә чын күңелдән котлаулары белән уртаклашты.

"Казанда Үзәк Русия чемпионаты - АСВЈJ CENTRAL RUSSIAN OPEN CHAMPIONSHIP GI & NO - GI 2022 уза. Катнашучылар арасында безнең башкорт кардәшебез - Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалинны да танып була иде. GI бүлегендә ул "көмеш"не яулаган булса, NO-GI бүлегендә "алтын"га лаек булды! Хәзрәт, ихластан котлыйм сине!" - дип яза мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: vk.com/dumrb

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас