+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
28 июнь 2022, 10:05

Аскында самбочылар җыелды

Кичә Аскында "Батыр" спорт комплексында егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча укыту-тренировка җыеннары, Русия беренчелегенә әзерлек этабы башланды.

Аскында самбочылар җыелдыАскында самбочылар җыелды
Аскында самбочылар җыелды


Физик әзерлекне арттыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 11 команда, Пермь краеннан 1 команда, Удмурт республикасыннан 2 команда җыелды. Дәресләрне уздыру өчен самбо буенча спорт мастеры, 2018 елда самбо буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе, 2021 елда Казан шәһәрендә V җәйге спартакиада җиңүчесе, самбо буенча Русия чемпионатының бронза призеры Шәмсетдинов Данир Фәргать улы килде.
Укыту-тренировка җыеннары - төрле спорт мәктәпләреннән килгән фикердәшләр белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек. Бу аларга үз-үзләренә һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүләренә ышаныч бирәчәк. Җыеннар программасына самбо буенча көрәш белән шөгыльләнү генә түгел, саф һавада футбол уйнау, бассейнда йөзү, Аскын авылы буйлап экскурсия дә керә.
Җыеннар 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас