+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 июль 2022, 10:35

“Мин Заһитованы яратам!”

Билгеле футболчы Алинә Заһитовага гашыйк булуы турында белдерде.

“Мин Заһитованы яратам!”
“Мин Заһитованы яратам!”
Футбол буенча Япония җыелма командасы сакчысы Сей Муроя Русия фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы яратуы турында белдерде.

Сей Муроя тумышы белән Русиядән булган камерунлы Гаэль Ондуа белән “Ганновер” командасы өчен уйный, элек ул “Анжи”да уйнаган. Махачкала клубының элекке уенчысы үзенең Telegram-каналында Япония спортчысын урыс телендә сөйләшергә өйрәткән видео бастырган.

“Сәлам! Мин Япониядән һәм миңа Русия кешеләре ошый. Мин Заһитованы яратам!” — дип, Алинәгә үзенең хисләрен белдерә Мурой.

Билгеле булуынча, 2019 елда Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә дөнья чемпионатында җиңү яулады һәм профессиональ карьерасын туктатты. Бер елдан соң ул Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең журналистика факультетына укырга керде.

 
Фото: www.sports.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: