+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
7 июль 2022, 07:20

Спорт белән шөгыльләнгән өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтар

Әлеге түләүләрнең дә 13 процентын кайтарырга була.

Спорт белән шөгыльләнгән өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтарСпорт белән шөгыльләнгән өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтар
Спорт белән шөгыльләнгән өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтар

Салым түләве керем салымы түләүче һәркем өчен каралган.

Әгәр дә сез фитнеска яки спорт секцияләренә ел саен 120 мең сумга кадәр акча сарыф итсәгез, тотылган сумманың 13 процентын кире кайтара аласыз. Ягъни максималь түләү 15 600 сум тәшкил итәчәк.

Акчаны ничек алырга:

1. Эш бирүчегә салым чоры тәмамланганчы гариза бирергә - шунда ул вакытлыча сезнең хезмәт хакының 13 процентын тотып кала алмый.

2. Физик берәмлекләр керемнәренә салым декларациясен (3-НДФЛ формасы) мөстәкыйль рәвештә тапшыру.

Гаризадан тыш, сезгә физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү урыныннан чек һәм банк счеты реквизитлары өчен килешү күчермәләре кирәк булачак.

Спорт клубына йөрү өчен түләү аерым түгел, ә башка социаль чигерүләр белән бергә (дәвалануга, салым түләүченең үзен укытуга һ.б.) бирелә. Барлык социаль чигерүләр өчен еллык чыгымнарның иң чик суммасы (120 000 сум) әлегә элекке дәрәҗәдә калдырылган.

Акчаны үзеңә генә түгел, балаларга да алырга мөмкин. Ул вакытта документлар пакетына туу турында таныклыкны өстәргә туры киләчәк. Балага салым салуның максималь күләме 6500 сумнан артмый.

Фото: krdmschmgk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас