

Аэропортта спортчыларны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан республика оешмасы рәисе, Иҗтимагый палата әгъзасы Олег Ротов каршы алды.
ДНР командасыннан тыш, «Юрюзань-2022» IX Бөтенрусия фестиваленә Татарстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Ырынбур, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Мурманск спортчылары киләчәк - барлыгы 122 катнашучы.
- Фестивальнең төп максаты - кешеләрнең актив яшәү рәвеше, спорт туризмы белән шөгыльләнү. Чараларга әзерлек барышында кешеләр, моны үзләре дә күрмичә, гадәти тормыш вакуумыннан чыгып, үз-үзләренә ышанычлырак була, яңа дуслар, көрәштәшләр таба. Ә ярышлардан соң, кагыйдә буларак, катнашучылар үзләрен табарга һәм көндәлек тормышта гамәлгә ашырырга тырышалар, - дип билгеләп үтә Русиядә инвалид булган кешеләр арасында туристик хәрәкәткә нигез салучы һәм Русия инвалидлар спорт берлеге президенты Флюр Нурлыгаянов.
Фото: op.bashkortostan.ru сайтыннан