+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
26 Июля 2022, 13:30

"Башкортстанга яшьлек һәм дуслык бәйрәме килде"

Бүген Уфада Римма Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге территориясендә Русия укучыларының XI җәйге Спартакиадасын ачу тантанасы булды.

"Башкортстанга яшьлек һәм дуслык бәйрәме килде""Башкортстанга яшьлек һәм дуслык бәйрәме килде"
"Башкортстанга яшьлек һәм дуслык бәйрәме килде"


Чарада Башкортстанның спорт министры урынбасары Артем Новиков, Уфа шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Жебровский, Русиянең Пятиборье федерациясе спорт директоры, ике тапкыр Олимпия чемпионы Андрей Моисеев, Башкортстанның заманча пятиборье федерациясе президенты Рөстәм Хәлилов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән спорт министры урынбасары Артем Новиков мөрәҗәгать итте.

"Бүген Башкортстанга яшьлек һәм дуслык бәйрәме килде. Илнең 14 төбәгеннән дистәләгән атлет иң көчлеләр исеме өчен көрәшәчәк. Мин ышанам ки, бу ярышлар сезнең зур спорт карьерагызның башы булыр һәм җиңүләр триумфы сезнең йөрәкләрдә мәңгегә калсын», - дип билгеләп үтте Артем Александрович.

Фото: пресс-служба Минспорта РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас