+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
1 Августа 2022, 15:40

Кыюлар ярышка чыга

“Патриот" паркында Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында “Геройлар ярышы” узачак.

Кыюлар ярышка чыгаКыюлар ярышка чыга
Кыюлар ярышка чыга
«Патриот» паркында республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында «Геройлар ярышы» узачак. Каршылыклар полосасына Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт, министрлыклар һәм муниципалитетлар командалары чыгачак. Ярышларда барлыгы 103 команда катнашачак. Республикада яшәүчеләр арасында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштырып, хезмәткәрләр үзләренең яхшы физик формасын күрсәтәчәк.

Ярышлар Русиядә иң озын трассаларның берсе булган уникаль трассада узачак. Катнашучылар су киртәләрен, биек диварларны, ауган коймаларны, энәле тимерчыбыкларны, җир асты тоннельләрен, траншеяларны һәм сулы чокырларны узачак.

Чараны ачу тантанасы 13 августта сәгать 10да Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында булачак.

Шулай ук парк мәйданчыгында бу көнне баскетбол буенча «Кызыл-сары туп» Бөтенрусия ярышларының төбәк этабы узачак. Республиканың барлык муниципалитетларыннан 120дән артык команда иң көчлеләрне ачыклаячак.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен өстәмә рәвештә 3 күңел ачу мәйданчыгы оештырылачак: «Форд Боярд» квесты, лазертаг хәрби-тактик уены һәм страйкбол тиры. Балалар өчен аерым «Геройлар узышы» трассасы җиһазландырылачак, ул 15 каршылыкны үз эченә алачак.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас