+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
2 Августа 2022, 14:10

Безнең спортчылар 9 алтын медаль яулады

Башкортстанга Русия Беренче трансплант уеннарының җиңүчеләре кайтты.

Безнең спортчылар 9 алтын медаль яуладыБезнең спортчылар 9 алтын медаль яулады
Безнең спортчылар 9 алтын медаль яулады
Башкортстан командасы Русия Беренче трансплант уеннарында 9 алтын, 11 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, трансплантацион спорт уеннары 29-31 июльдә Мәскәүдә Н. И. Пирогов исемендәге Русия тикшеренү медицина университетының спорткомплексында узды.

Уеннарда илнең берничә төбәгеннән 70тән артык кеше катнашты. Башкортстан командасы составында сигез катнашучы. Алар арасында гемодиализда булган бер пациент, берсе – күчерелгән бавыр, тагын берсе – күчереп утыртылган йөрәкле һәм бишесе – күчереп утыртылган бөерле.
Ярышларда катнашучылар йөгерү, йөзү, скандинавча йөреш, футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон, дартс, шахмат, өстәл теннисы буенча көч сынашты.

“Пациентларның диализда һәм органнарны трансплантацияләгәннән соң да спорт белән шөгыльләнү тормыш сыйфатын күтәрергә, операциядән соң тернәкләнергә һәм яхшы физик һәм эмоциональ хәлне сакларга ярдәм итә", – дип билгеләп үтте Башкортстан буенча нефро-лига президенты Юрий Кандалов.


 
 
Фото:минздрав РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас