+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 август 2022, 16:15

Башкортстанда "акыллы” спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк

Хөкүмәттә аз бюджетлы һәм “акыллы” спорт мәйданчыкларын җиһазлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстанда "акыллы” спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәкБашкортстанда "акыллы” спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк
Башкортстанда "акыллы” спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк

4 августта Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә аз бюджетлы спорт һәм “акыллы” спорт мәйданчыкларын җиһазлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу мәсьәлә буенча эшлекле киңәшмәне Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың спорт министрлыгы һәм 9 муниципалитет вәкилләре катнашты.
Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, кече спорт мәйданчыклары-ГТО мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җиһазлар сатып алу һәм аларны китерүгә субсидияләр “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында бирелә.
— Бу төбәкләргә ГТО комплексын кертү өчен, шул исәптән безнең республика өчен дә зур ярдәм. Без бүген 42 муниципаль берәмлектә мәйданчыклар урнаштырдык. Бу мәйданчыклар, уңышлы урнашкан очракта, балаларны, үсмерләрне, яшьләрне, спорт белән шөгыльләнүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнә. Һәм, әлбәттә, алар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен кирәк. Быел 7 муниципаль район билгеләнгән, анда кече спорт мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла, — дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

Шулай ук вице-премьер хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Уфа һәм Стәрлетамакта «акыллы» спорт мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла. «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Бизнес-спринт» федераль проекты кысаларында мондый мәйданчыклар өчен җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан 52 миллион сум акча каралган.
“Акыллы" мәйданчыклар —спорт белән шөгыльләнү өчен махсус җиһазландырылган урыннар. Андаһәркем шәхси тренировканы оештыра һәм күнегүләрне дөрес башкара алсын өчен шартлар булачак.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас