Биредә спорт һәм тренажер заллары, 25 метрлы бассейн, шулай ук өстәмә бүлмәләр барлыкка киләчәк.
Гомум мәйданы 4 мең кв. м булган бина дәүләт-шәхси партнерлык шартларында төзеләчәк. Акчаның бер өлешен Русия Спорт министрлыгының «Бизнес-спринт» федераль программасы буенча җәлеп итәчәкләр.
Радий Хәбиров проектны хуплады һәм яңа спорт объектының шәһәргә кирәклеген ассызыклады.
Фото: Республика Башлыгы Хакимияте матбугат хезмәте.