

Мәртәбәле гәзитебезнең Мактау грамотасына лаек булган Якуповлар кем соң ул? Хастәрлекле әти, гаилә башлыгы, гаҗәеп универсаль спортчы Динар Мәсгуть улы 1975 елның 2 гыйнварында Борайда дөньяга килә. Аңа кадәр башта апасы Ирина гаиләләренә шатлык авазлары өсти.
Ни кызганыч, Динарга нибары 3 яшь чагында әтиләре вафат була. Әниләре Әнүдә Гата кызы, кайгысын эчкә йотып, барлык күңел җылысын балаларына багышлый. Борай районының хозур табигатьле Гомәр дигән кечкенә авылында туып-үскән сабыр холыклы Әнүдә апа район үзәгендә урыс теле укытучысы, соңрак балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. Бүген Әнүдә Гата кызы оныклары белән мәш килә. Биш оныгына яраткан нәнәй ул! Кызы Ирина, Уфада БДУның математика факультетын тәмамлап, Борайның 2нче гимназиясендә укучыларга белем өләшә. Педагогның Русия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе күп нәрсә турында сөйли.
Мәкаләмнең төп герое Динар белән мин күптән таныш, кайчандыр республика матбугатында “Динар кайтты армиядән” дигән язмам чыгуыннан соң 27 ел сиздермичә үтеп тә киткән икән...
Якташымның шахмат, өстәл теннисы һәм футболдагы казанышларын гәзит укучыларга да җиткерим әле. Динарның спорт дөньясына сәяхәтнамәмне шахматтан башларга булдым.
Туганнары, гаилә дусты, Борай районының күп тапкырлар чемпионы Рәфил Арсланов аңа туган көненә әле мәктәпкә төшкәнче үк шахмат бүләк итә. Иң тәүге остазы аны фигуралар танырга һәм башта гади генә йөрешләр ясарга өйрәтә. Шахлар, патшалар яратып уйнаган бу иң борынгы уен дөньясына җитәкләп алып керә, дисәк тә һич хата булмас.
7 яшьтә шахматчы ярыйсы гына уйный башлый, 1нче сыйныфта укыганда ул сәләтле педагог-тренер Фәрит Ситдыйков җитәкләгән шахмат түгәрәгенә языла. Ни гаҗәп, бер ел күнекмәдән соң, беренче тренерын сөендереп, республика ярышларында призерлар арасына керә. Ай үсәсен көн үсеп, дигәндәй, Динар төрле район, зона, республика бәйгеләрендә осталыгын камилләштерә, тәҗрибә туплый.
Шахмат буенча беренче зур уңышы – Башкортстанның “Рощинский” совхозында 18 яшькәчә спортчыларның Бөтенрусия блиц-турнирында – Динар чемпион була! 1990 елдан ул зурлар арасында уздырылган республика ярышларында беренче өчлеккә күтәрелә. 1991 елда Стәрлетамак физик культура техникумына (хәзер – Спорт академиясе), үзе теләгән башка юнәлеш булмау сәбәпле, многоборье факультетына укырга керә.
Динар Якуповның шахматта ирешкән зур уңышларын барлап үтик әле.
2001 ел. Мәсәгутьтә ирләр арасында Башкортстан чемпионатында районнар арасында, 2002 елда Раевкада шундый ук турнирда, 2007 елда Благовар районы үзәге Языковода, 2011дә Салават районы үзәге Малаязда шахматның классик төре буенча җиңүләр яулый. 2011 елгы бәйгедә, районнардан тыш, шәһәрләрдән дә төрле дәгъвачылар була. Халыкара гроссмейстер Веселин Топалов (Болгария) белән бергә шөгыльләнгән шахматчыны да җиңә Борай “Камские”! Әйткәндәй, Гата Камскийны (Сабировны) дөнья чемпионы, дип исәпли Динар.
Ә өстәл теннисы буенча остазы бихисап район, республика һәм кече шәһәрләр чемпионатларының даими җиңүчесе, тренер-педагог Рөстәм Шәрипов икәнен мин аеруча дулкынланып, зур горурлык белән әйтәм. Чөнки Рөстәм абый 1981 елда Борай районының “Родничок” пионерлар лагеренда мине дә бу спорт төренең серләренә өйрәтте.
Рөстәм Шәрипов Динарга зур өметләр баглап ялгышмый. Еллар дәвамында футболкаларны салып сыгарлык күнекмәләр югары нәтиҗәләрнең төп сере дә инде! Тәҗрибә туплагач, остазы Р. Шәрипов, Ә. Әмирова (урыны җәннәттә булсын, юл фаҗигасендә һәлак булды), Р. Таһирова,
Р. Шәймиевлар белән дистә еллар район, зона, республика ярышларының 40 тапкыр шәхси һәм командалар арасында чемпионы, призеры исемлегенә керү – олуг казаныш! Динар теннис буенча республика бәйгеләрендә шәхси беренчелектә 4 кабат җиңә, нәкъ шахматтагы шикелле! Әлегә кадәр Якупов кебек башка күпкырлы спортчыны республикада очратканым булмады.
Стәрлетамак техникумында футбол буенча тренер Ирек Идиятуллин Борай “Роналдосы”ның осталыгын бик тиз күреп ала. Тиздән техникум җыелма командасының төп уенчыларының берсенә әверелә Борай бөркете! 1992 елда Стәрлетамак физик культура техникумы урта махсус уку йортлары арасында Русия чемпионы исеменә лаек була! Махачкала футболчыларын көчергәнешле уенда 1:0 исәбе белән отулары – үзе бер осталык, батырлык, сабырлык үрнәге.
1993 елда Динар, техникум тәмамлап, Борай районының Кодаш мәк-тәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елда хәрби хезмәткә алына. Белгородта яшерен сак полкында Ватан алдындагы изге бурычын үти. Солдат шулпасын татып, 1995 елда Борай Пионерлар йортына эшкә кайта. Җаны-тәне белән спортка мөкиббән Айрат Кадермөхәммәтов, урындагы зур түрә белән курыкмыйча сөйләшеп, яшь тренерны яклап, бә-хәскә кереп, “җиңү яулый” һәм аны эшкә урнаштыра.
Якуповка Айрат абый районда укучылар арасында республика ярышларында шахмат буенча җиңүләргә ирешү бурычын шикләнмичә йөкләтә. Ягымлы да, кирәксә, җитди дә остазны кызлар да, малайлар да бик тиз үз итә. Алар яраткан тренерның йөзенә кызыллык китерми.
Тәүдә – район, зона, ә бераздан республиканың район мәктәпләре арасындагы бәйгеләрдә укучылар командасы алдынгы урыннарга чыга. Менә шул талантлы укучыларын миңа да әйтеп, атап үтте Динар Якупов. Менә алар: Сөмбел, Айгөл, Әлфинә Бәдертдиновалар (талантлы прозаик Фән-зәлия Мәснәвиеваның ике кызы, өченчесе туганнары), Булат Фазылов, Марат Гаязов, Илдар Гайфуллин, Айрат Вәсбикарамов. Боларның барысы да республика укучыларының шахмат ярышларында күптапкыр чемпион-призерлар.
Сөмбел Бәдертдинова 2007 елда “Рощинский” совхозында Бөтенрусия шахматчылары арасында үткән “Ак ладья” турнирында 3нче урын яулый.
Гомумән, Д. Якупов 1995 елдан 2014 елга кадәр Борайда фидакарь хезмәт итә, укучыларга йөрәк җылысының бер тамчысын да кызганмый.
Форсаттан файдаланып, Динар Стәрлетамак физкультура академиясе директоры Мидхәт Мусакаевка һәм Борай районы хакимияте спорт комитетының элекке рәисе Ришат Ядгаровка рәхмәтләрен җиткерде.
Язмам китек булыр иде ки, әгәр мин Динар Мәсгутъ улының гаиләсе белән таныштырмасам. Динар Нефтекама кызы Динә Мәүләви кызы Камалетдинованы 2001 елда “Танып” Борай пионер лагере начальнигы вазыйфасын үтәгәндә очрата. Бу танышу бераздан мәхәббәткә әверелә, никах, туй тантаналарына алып килә.
Лагерь начальнигы, дигәннән. Динар Якуповның 2001-08 елларда Борай район шахмат мәктәбе җитәкчесе, 2009 елдан ФОКка караган Балаларның иҗат йорты директоры, балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе рәисе булуын да әйтеп үтү дөрес булыр. Динарның җәмәгате югары белемле педагог, тәрбияче булып эшли. 2014 елдан Якуповлар Нефтекама шәһәрендә гомер кичерә. Динар шәһәр Иҗат сараенда өстәл теннисы тренеры булып эшли. Аны үз итеп каршы алган җитәкчеләр Гүзәл Шакир кызына һәм әлеге җитәкче Адель Илдар улы Нәбиуллинга, бергә эшләгән хезмәттәшләренә йөрәк түрендә җылы хисләр генә йөртә.
Динарның улы Сарапулда укый, теннис буенча беренче разрядка ия, кызы –– өстәл теннисы буенча мастерлыкка кандидат. Башкортстан җыелма командасы әгъзасы, Русия турнирлары призеры, республика чемпионы.
Төпчекләре Даниярның (2018 елгы) киләчәктә кем булуы әлегә билгесез. Шунысын чамаларга була: я футболчы, я теннисчы, я шахматчы булачак.
Язмамны төгәлләп, барчагызны да якынлашып килүче физкультура, спорт бәйрәме белән котлыйм.
Рәзиф Зөбәеров,
Агыйдел шәһәренең йөгерү
буенча өч тапкыр чемпионы.