+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2022, 17:38

Иван Едешко Башкортстанда кунакта!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган:

Иван Едешко Башкортстанда кунакта!
Иван Едешко Башкортстанда кунакта!

“Бүген республикада кунакта танылган спортчы, баскетболчы, Олимпия чемпионы Иван Едешко. Ул дөнья спорты тарихына керде, 1972 елда Мюнхендагы Олимпиада финалында матч ахырына кадәр өч секунд кала алтын пас бирде. Безнекеләр ул вакытта җиңделәр, ә бу тарих "Движение вверх" фильмы нигезенә ятты.

Минем үземнең дә улларым үсә, һәм минем өчен аларның мондый кешеләрне күрүләре, алардан урнәк алулары мөһим.

Бүген минем тренер Александр Николаевич Григорьев та безнең белән, ул эшләгән елларда дистәләгән спорт мастерын һәм кандидатлар әзерләгән иде.

Нәрсә турында сөйләштек, дисезме? Узган җиңүләр турында гына түгел, киләсе елны республикада Тренер елы дип игълан итү турында да. Чөнки нәкъ менә тренерлар бездән Русия Федерациясенең чын гражданнарын тәрбияли. Көчле, нык кешеләр, аларда принциплар бар - өлкәннәрне хөрмәт итү һәм иң мөһиме - үз Ватаныңны ярату”, - дип язган ул.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: