+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 август 2022, 05:02

Сәламәт яшәү рәвеше – безнең канда!

“Патриот” паркының каршылыклар полосасына чиновниклар чыкты.

Сәламәт яшәү рәвеше – безнең канда!Сәламәт яшәү рәвеше – безнең канда!
Сәламәт яшәү рәвеше – безнең канда!
13 августта Башкортстанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы булды. Бу көнне биредә Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм районнар хакимиятләре командалары (барлыгы 107) көч сынашты.

Ярышта катнашучылар өчен 2 чакрым озынлыктагы катлаулы трасса әзерләнде. Командалар алтышар кешедән торды. Аларга стартлар өч минут саен бирелде. Шулай итеп, чиновниклар су киртәләрен, биек диварларны, авыш коймаларны, чәнечкеле тимер чыбыкларны, җир асты тоннельләрен, арканнарны, траншеяларны һәм су тулы чокырларны үтеп чыкты.
Чараны ачу тантанасында катнашучыларны Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сәламләде.
– Республика киңкүләм һәм профессиональ спортны үстерүдә лидер төбәкләрнең берсе булып тора. Башкортстанда күп спорт объектлары төзелә. Быел Уфада Гимнастика үзәге ачылды. Башкаланың 450 еллыгына Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы төзеләчәк. Бүгенге ярыш командаларга үзләрен күрсәтергә генә түгел, ә берләшергә, бергә теләсә нинди каршылыкларны җиңә алуыбызны күрсәтергә дә мөмкинлек бирер. Без бөтен республикадан бирегә килгән яшьләр баскетбол командаларының яхшы уенын да күрербез, – дип билгеләде Максим Забелин.
Шулай ук, Максим Забелин республиканың танылган тренерларына һәм спортчыларына “Русиянең атказанган тренеры” һәм “Халыкара класслы спорт мастеры” дигән мактаулы исемнәр бирелү турында таныклыклар тапшырды.
Чишмә, Архангель һәм Зианчура районнарыннан килгән өч спорт остазы 600 меңәр сумлык “Авыл тренеры” сертификатларына ия булды, ә 9 шәһәр һәм район хакимияте башлыклары спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту өчен 5тән алып 52 миллион сумга кадәр сертификатлар алды.
Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге һәм спорт кәефе теләде, биредә чын спорт сөючеләр җыелуын билгеләп үтте.
Бәйгене ачу тантанасы вакытында “Авангард” үзәге мәйданына парашютчы спортчылар килеп төште. Парашют спорты буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры, Башкортстанның парашют спорты федерациясе рәисе урынбасары Алексей Буренин баскетбол тубы белән төште. Анда баскетбол буенча Олимпия уеннары чемпионнары Иван Едешко һәм Светлана Антипованың култамгалары куелган иде.
– Безнең һәрберебезнең үз максаты булырга тиеш, барыннан да элек яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сез үзегез сайлаган өлкәдә чын профессионаллар булырга тиеш. Минемчә, сезнең күбегез 1972 елгы җәйге Олимпиадада баскетбол буенча чемпион булган СССР җыелма командасы турында “Югарыга омтылу” фильмын карагандыр. Хезмәттәшем Сергей Белов ул чакта үзенә Олимпия чемпионы булу максатын куйган һәм аңа иреште. Һәркем югарыга хәрәкәт итәргә тиеш. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез һәм беренче булыгыз, – диде Иван Едешко.
Баскетбол буенча Олимпия чемпионы, “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы идарәсе рәисе Светлана Антипова барлык катнашучыларны Физкультурачылар көне белән котлады, чараның искиткеч дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен “Патриот” паркында өстәмә рәвештә өч күңел ачу мәйданчыгы оештырылган иде: “Форд Боярд” квесты, лазертаг хәрби-тактик уены һәм страйкбол тиры. Балалар өчен аерым “Геройлар узышы” трассасы җиһазландырылган, ул 15 каршылыктан тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бу чарадан читтә калмады. Ул “Геройлар узышы”на багышланган постны Интернет челтәрендә урнаштырды һәм чиновникларга каршылыкларны үткәндә уңышлар теләде.
– Шундый чаралар үткәрү “Патриот” хәрби-патриотик паркының төп идеясе булды. Өлкән кешеләр “Геройлар узышы”нда көч сынашсын, балаларга үрнәк күрсәтсен. Бүген “Геройлар узышы” н безнең чиновниклар — республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре уза. Без коллегаларыбызга хәрәкәт һәм спорт — тормышыбызның мөһим өлеше икәнен күрсәтергә, күбебез, чыннан да, кабинетларда озак утырдык, дип искәртергә теләдек. Ә икенчедән – команда рухын ныгыту, ул да эш өчен бик мөһим, – дип язган республика җитәкчесе.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үз командасының чыгышыннан канәгать калуын һәм чараның киләчәге барлыгын билгеләде.
– Безнең команда “Геройлар узышы” трассасын яхшы үтте һәм парламентны сынатмады. Әлбәттә, трасса бик катлаулы, мин үзем элек каршылыклар аша күп кенә спорт ярышларында катнаштым, әмма монда яхшы физик әзерлек кирәклеген күрәм. Фиништан соң хезмәттәшләрем белән сөйләштем, без нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген аңладык һәм киләсе ярышларда бүгенгегә караганда яхшырак нәтиҗә күрсәтәчәкбез. Әлеге форматның киләчәге зур. Каршылыклар аша узышу ныклы әзерлек таләп итә. Монда физик көч булырга тиеш, – дип билгеләде Константин Толкачев.
Парламент спикеры фикеренчә, Физкультурачылар көнендә “Патриот” паркында 3х3 урам баскетболы буенча “Кызгылт-сары туп” төбәк этабы узуы да шатландыра.
– Баскетбол – спортның иң аз чыгымлы һәм демократик төрләренең берсе. Аны һәркем уйный ала. Гомумән алганда, физкультура тормышыбызның бер өлеше булып тора. Мәдәниятле һәр кеше физкультура белән шөгыльләнергә тиеш. Республика халкын бәйрәм белән котлыйм, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте командасын Максим Забелин үзе җитәкләде. Ул да үз тәэссоратлары белән Интернет челтәрендә уртаклашты.
– Чара кысаларында муниципалитетлар җитәкчеләренә спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга сертификатлар тапшырдык, авыл тренерларына сертификатлар бирдек. Аларның тырышлыгы белән яңа “спорт йолдызчыклары” ачыла.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр командалары өчен “Геройлар узышы”нда республика Башлыгы Хакимияте командасын җитәкләдем. Чара шуны күрсәтә: спорт белән кеше теләсә кайсы яшьтә дә шөгыльләнә ала һәм бу кирәк тә, — дип язган Максим Забелин.
Шулай ук, бу трассаны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов та узды.
– “Геройлар узышы” – үз көчеңне һәм мөмкинлекләреңне тикшерү. Чиновниклар теләсә нинди бурычны үти, чөнки без бергә. Ә без бергә булганда, бер-беребезгә ярдәм итәбез, бер-беребезне тартып алып барабыз. Әйе, спорт залларына, физкультура мәйданчыкларына барырга вакытыбыз юк диярлек, әмма мин барлык республика халкына спорт белән шөгыльләнергә һәм үз сәламәтлегебезне сакларга вакыт табарга киңәш итәм. Моның өчен республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан бик күп эшләнә: парклар төзекләндерелә, җәяүлеләр һәм йөгерү юллары булдырыла. Башкортстан бүген Русиядә спорт иң нык үсешкән төбәкләрнең берсе булып тора, – диде Ирек Сәгыйтов.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас