"Русия чемпионатына ике көн калды!
Без Окуловкада стартларга әзерләнгәндә Уфада ишкәкле слалом үзәге төзелеше барышы турында сөйләргә телим.
Бүгенгә әзерлек эшләре башкарылды: вакытлыча керү юллары урнаштыру, төзелеш мәйданчыгын киртәләү, төп канал һәм старт бассейнын әзерләү һәм башкалар.
Эшләр билгеләнгән графикка ярашлы алып барыла. Объект Уфа шәһәренең 450 еллыгына төзелә.
Башкортстанда 20 елга якын мондый комплекс төзелешенә әзерләнгәннәр. Төзелеш Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ярдәме белән башланды, моңа без барыбыз да бик шат һәм рәхмәтлебез.
Уфадагы комплекс төзелеп беткәч, без үзебезнең илебездәге иң эре комплексларның берсендә Бөтенрусия һәм дөньякүләм ярышларны кабул итәчәкбез. Без бу вакыйганы түземсезлек белән көтәбез", - дип язган ул.