Башкортстан Республикасын 19 кешедән торган команда тәкъдим итте, укучылар төбәк ярышларында җиңүче булдылар. Гомумкоманда зачетында спортчылар 6нчы урынны алды һәм җыр башкаруда һәм сафта әзерлек смотрында аерылып тордылар, әлеге дисциплиналарда лагерьның барлык җыелма командалары арасында 1нче урынны яуладылар.
"Юнармия" җыеннарын ябу тантанасы хәрби оркестр һәм гвардиячеләр башкаруында Русия Федерациясе Гимны белән башланып китте.
16 көн дәвамында яшүсмерләр башлангыч хәрби әзерлекне үзләштерделәр, Ватан тарихы, хәрби эш нигезләре, заманча тактика һәм хәрби хәрәкәтләрне алып бару алымнары, яңа техник чаралар, кораллар һәм хәрби техника куллану буенча белем алдылар, шулай ук хәрби-гамәли дисциплиналар буенча ярышларда катнаштылар һәм ГТО нормативларын тапшырдылар.
Чара Русия Герое Алексей Романов, Русия Оборона министрлыгы вәкиле Александр Мищенко, ДОССАФ Үзәк Советы рәисе Александр Колмаков һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев белән очрашып тәмамланды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте