+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
24 Августа 2022, 11:28

Башкортстанда "акыллы" спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Башкортстанда «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)" проектында катнашуга заявкалар формалаштырыла.

Башкортстанда "акыллы" спорт мәйданчыклары төзеләчәкБашкортстанда "акыллы" спорт мәйданчыклары төзеләчәк
Башкортстанда "акыллы" спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Федераль проект эшкуарлар катнашлыгында заманча спорт мәйданчыклары булдыруны күздә тота. Бу хакта Башкортстан Республикасының спорт министры урынбасары Сергей Алопин хәбәр итте.

Ишкәкле слалом буенча дөнья чемпионы Алсу Минһаҗева сүзләренә караганда, “Бизнес-спринт” федераль проекты ярдәмендә республикада яңа спорт заллары һәм “акыллы” мәйданчыклар барлыкка киләчәк, ә безнең төбәк халкы спорт белән активрак шөгыльләнә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара алачак.

Беренче "акыллы" спорт мәйданчыклары Мәскәүдә 2017 елда барлыкка килде. Бу - ясалма өслекле футбол кыры, йөгерү юллары, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, шулай ук урам тренажёрлары керә ала торган стадионнар. Өстәвенә, мәйданчыклар Интернетка тоташтырылган.

Хәзер Башкортстанда шундый "акыллы" ике спорт мәйданчыгы төзелә. Алар Уфада Борисоглебская урамы, 16 һәм Стәрлетамакта Водолаженко урамы, 2А адресы буенча пәйда булачак.

«Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» проекты «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына керә. Аны 2030 елга кадәр Русиянең социаль-икътисади үсешенең 42 стратегик башлангычларының берсе буенча эшләделәр. Гаризалар 2022 елның 2 сентябренә кадәр кабул ителәчәк.

Фото: livekavkaz.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас