+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 август 2022, 13:51

Башкортстан парашютчысы - Русия рекордчысы (видео)

Эдуард Мудаев яңа спорт казанышына иреште.

Башкортстан парашютчысы - Русия рекордчысы (видео)Башкортстан парашютчысы - Русия рекордчысы (видео)
Башкортстан парашютчысы - Русия рекордчысы (видео)

Ул «Крутицы» аэродромында парашютчылар командасы составында ирекле сикерүдә, икеләтә үзгәртеп, 57-way фигурасы төзеде https://vk.com/minsport_rb?w=wall-27818944_30970

Республиканың спорт тормышы турында Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының "Сәләм" тапшыруында кунак, Спорт министрлыгының төп киңәшчесе Розалия Муртаева белән сөйләштек.

Республикада спорт белән халык мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнә алсын өчен күп эшләнә - профессионаллар һәм төрле яштәге спорт яратучылар өчен объектлар төзелә.

Балалар спортына да җитди игътибар бирелә. Мәсәлән, Башкортстанда беренче мәртәбә авыл җирендә яшәгән үсмерләре арасында бокс буенча республика ярышлары үтте. Аларны авылда үтә торган спорт уеннары программасына кертергә ниятлиләр https://vk.com/wall-27818944_30896

Республикада «Авыл тренеры» программасы эшләвен дәвам итә.

Эфир язмасын карагыз һәм спорт яңалыклары белән танышып торыгыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас