“Спорт. Лидерлык. Бердәмлек” форумы 2024 елда Уфада узачак "Евразиаданы каршылап" спортның этник төрләре буенча масштаблы халыкара ярышларга багышланган чаралар циклын ача.
- Бу көннәрдә республикада традицион Уфа халыкара марафоны уза. Сүз дә юк, марафон һәм форумны берләштерү көчле синергетик нәтиҗә бирә. Бу дөньяның 30 иленнән һәм Русиянең 11 төбәгеннән 6 меңнән артык катнашучыны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Ышанам ки, нәкъ менә спорт, рухи һәм милли бердәмлек аша без илләр һәм халыклар арасындагы дуслыкны һәм иҗади хезмәттәшлекне ныгытырга сәләтле, - диде Андрей Назаров.
- Көрәш сарае һәм фехтование үзәге төзелеше башланды. Ишкәкле слалом өчен комплекс төзелә. Олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәге ачылды инде. Бер үк вакытта халык өчен кызыклы булган яңа спорт төрләрен - киртәләр аша узышуны үстерәбез. “Патриот” паркында ярышлар үткәрү өчен Русиядә иң озыны булган уникаль трасса булдырылды, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр ассызыклаганча, быел Башкортстанда ярдәм чарасы буларак коммерцияле булмаган оешмалар өчен физкультура-киңкүләм чаралар уздыру өчен грантлар булдырылган. Агымдагы бүлеп бирелгән грантларның гомуми суммасы 50 миллион сум тәшкил итте. Шул исәптән республиканың спорт министрлыгы субсидиясе “Спорт. Лидерлык. Бердәмлек” форумына бүленгән.
Фото: bashinform.ru