"Бүген Уфа халыкара марафоны дөньяның 23 иленнән 5,5 меңгә якын спортчыны берләштерде. Бу кайбер чит ил сәясәтчеләренең Русиягә карата дустанә карашта булмаса да, гади халыкның безгә карата уңай фикерен раслый. Бездә барлык спортчыларны, гражданлыкларына карамастан, күрергә бик шат.
Мин бүген үзем дә йөгердем. Энергия һәм позитивлык алдым. Спорт белән даими шөгыльләнү безнең гражданнар өчен тормыш нормасына әверелә. Башкортстан ел саен зур халыкара спорт ярышлары уздыру урынына әверелә.
Без физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар һәм инфраструктура булдыруга зур игътибар бирәбез. Быел Башкортстанның Светлана Хоркина исемендәге республика гимнастика үзәге гамәлгә кертелде һәм яшь спортчылар аны яратты. Көрәш сарае, ишкәк ишү слаломы комплексы һәм фехтование үзәге төзелеше бара. Гамәлдәге спорт объектлары актив реконструкцияләнә.
Без Русиядә беренчеләрдән булып «Авыл тренеры» проектын эшләтеп җибәрдек. Аның кысаларында авылларда эшләүче 100дән артык тренер үз торакларын сатып алуда яки төзүдә ярдәм иттек.
Быел беренче тапкыр физкультура-массакүләм чаралар үткәрүгә яңа грантлар гамәлгә куелды. Уфа халыкара марафоны да конкурста җиңүче булды", - дип язды ул.