+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 сентябрь 2022, 19:23

Марафонда яңа рекорд куелды

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев 4 сентябрьдә "Телеграм-канал"ында Уфа халыкара марафоны нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Марафонда яңа рекорд куелды
Марафонда яңа рекорд куелды
Аның сүзләренә караганда, быел ул 23 илдән, 35 төбәктән, 245 шәһәрдән 5500 катнашучыны берләштереп, узган еллар рекордны уздырган. Катнашучы илләр: Русия, Италия, Дания, Латвия, Беларусь Республикасы, Ангола, Бангладеш, Гана, Гаити, Мисыр, Һиндстан, Йемен, Казахстан, Колумбия, Конго, Кот-д-Ивуар, Куба, Нигерия, Сомали, Таҗикстан, Үзбәкстан, Чад.

"Иң яшь марафончыга — җиде ай, иң өлкәненә — 87 яшь, — дип язды ул. Минем шәхси казанышым - беренче тапкыр 10 чакрым араны йөгереп үттем".

Оештыручылар мәгълүматлары буенча, һәр йөгерүче марафон медален алды. Марафон стартына атаклы уфалылар – Ратмир Мәүлиев, Андрей Назаров, Денис Назаров, Александр Сидякин, Максим Забелин, Ирек Сәгыйтов, Руслан Хәбибов, Маргарита Болычева, Сергей Греков, Зариф Байгускаров, Рима Баталова, Александр Федоров, Ирек Зарипов, Эльбрус Нигъмәтуллин, Аделина Заһидуллина, йөгерешне ТВ йолдызлары Алексей һәм Игорь Огурцовлар, Дмитрий Тарасов һәм башкалар чыкты.

«Динамо» стадионында чара вакытында актив зоналар, азык-төлек корты, массаж һәм тасмалау эшләде, мастер-класслар узды.

Фото: Башинфром

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: