- Башкортстан һәм Саха (Якутия) республикаларында шашка бик популяр. Безнең спортчылар төрле дәрәҗәләрдә һәм төрле ярышларда гел көндәшләр булып тора. Шуңа күрә мондый матч уздыру, аны трансляцияләү ике төбәктә дә шашканы популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Ә матч бик кызыклы булачак, барыгызны да чакырам, - ди шашкачы Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тамара Тансыкуҗина.
7 сентябрьдә БСТ телеканалы суперматчны туры эфирда күрсәтәчәк. Башлана урындагы вакыт белән 15.00 сәгатьтә.
Фото: Башинформ