+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 сентябрь 2022, 17:45

Олимпия резервы училищесы төзелерме?

"Бүген профильле ведомстволар белән республикада Олимпия резервы училищесы төзү буенча «мозговой штурм» уздырылды. Башкортстанда шундый профильле бина булу мәсьәләсе күптән туды. Балалар бер үк вакытта укый да, профессиональ спорт белән дә шөгыльләнә ала торган яхшы белем бирү базасы җитми. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров тиешле йөкләмәләр бирде, шул исәптән «2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында» 310 санлы Указда," - дип яза Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Олимпия резервы училищесы төзелерме?
Олимпия резервы училищесы төзелерме?

"Бу уку, торак, хуҗалык корпуслары, спорт-сәламәтләндерү инфраструктурасы булган бердәм белем бирү комплексы булырга тиеш.
Монда ук берничә спорт төре буенча ел әйләнәсендә укыту-тренировка процессы оештырылырга тиеш. Хәзерге вакытта без училищены урнаштыру мәйданчыкларын карыйбыз, алар мондый учреждениеләргә карата булган барлык таләпләргә туры килергә тиеш. Олимпия резервы училищеларын оештыру һәм төзү буенча башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә, проектның «икътисадын» исәпләргә куштым. Объект, әлбәттә, бик мөһим. Мәсьәләне контрольдә тотачакбыз. Бездә бик яхшы спортчылар үсә, без аларга иң яхшы шартлар тудырырга тиеш", - дигән ул.

Фото: В Контакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: