-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 сентябрь 2022, 12:41

"Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проекты яңа мөмкинлекләр ача

Башкортстанда "Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проектына 83 мәктәп кушылган.

"Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проекты яңа мөмкинлекләр ача
"Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проекты яңа мөмкинлекләр ача

Республиканың Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген проектта бөтен Башкортстан буенча 83 белем бирү мәктәбе бар, планда – 2024 елга 200 мәктәп.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Уфада Көрәш сарае тулы куәтенә төзелеп килә. Ә Белорет һәм Стәрлетамакта спорт көрәше буенча аерым мәктәпләр ачылган һәм тулы көченә эшли.

"Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проекты укучылар алдында яңа мөмкинлекләр ача. Алар, спорт көрәшенең барлык нечкәлекләренә өйрәнеп, ил дәрәҗәсендә узган ярышларда катнашу мөмкинлеге ала", - дип билгеләделәр министрлыкның мабугат хезмәтендә.

Бу проектның беренчел нәтиҗәләре дә бар. Күптән түгел Башкортстан спортчысы Сәед-Хөсәйн Бакаев Бөтенрусия спартакиадасында җиңү яулады. Узган елда ул Уфада узган яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында да беренчелекне бирмәгән иде.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: