+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь 2022, 12:20

“Хоккейга килегез, безнекеләр өчен җан атыгыз!”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Хоккейга килегез, безнекеләр өчен җан атыгыз!”
“Хоккейга килегез, безнекеләр өчен җан атыгыз!”


“Бүген Уфада яңа хоккей сезоны башлана. Чиләбенең "Трактор"ы белән уйныйбыз.

Һәрвакыт түземсезлек белән яңа хоккей матчын көтәм. Уенны карау, вакыт булганда, минем өчен чын ял, бөтен җыелган стресс хисләр белән бергә чыга.

Мәктәп елларында, кыш көне һәр кичне диярлек шугалакка йөгердек, һәм хәзер #командахабирова даими рәвештә, тыгыз графикка карамастан, бозга чыгабыз.

Безнең хоккей, бөтен профессиональ спорт кебек үк, халыкара изоляциягә эләкте - Русия җыелма командасы турнирлардан читләштерелде, шуңа күрә хәзер КХЛны гына күзәтү кызык. "Салават Юлаев" бу сезонда, гадәттәгечә, амбицияле максатлар куя. Җәй буена команда яшәрде - узган сезонны әйдәп баручы легионерлардан башка тәмамларга туры килде. Бу яңа буынга үзен күрсәтү өчен өстәмә мотивация бирде, ә хоккей мәктәбе бездә һәрвакыт югары класслы булды һәм булып кала. Яшьләргә ставка еш кына команданы яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен трамплин булып хезмәт итә, гәрчә яшь уенчылар һәрвакытта да тотрыклы чыгыш ясамыйлар.

Командага үзара җайлашу таләп ителә - старт алган сезонда бик үк уңышлы кермәделәр, әмма күптән түгел узган уенда беренче җиңү яуладылар. Бу "Трактор" белән матч алдыннан психологик яктан мөһим эш булды.

Егетләргә сезнең ярдәм бик мөһим. Хоккейга килегез, безнекеләр өчен җан атыгыз!” – дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: