+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2022, 15:07

Алинә Заһитова Бузова белән рингта алышачак, диләр...

Бу көрәшне танылган промоутер Владимир Хрюнов игълан иткән. Йолдызлар талашканмы?

Алинә Заһитова Бузова белән рингта алышачак, диләр...
Алинә Заһитова Бузова белән рингта алышачак, диләр...

Хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шууда 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова җырчы һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Ольга Бузовага каршы бокс матчы уздыру турындагы мәгълүматны шәрехләде. Бу көрәшне элек танылган промоутер Владимир Хрюнов игълан иткән иде.

- Әлегә мин кем белән дә булса көрәшергә теләмим. Әлегә болар барысы да минем турыда түгел. Ләкин кем белә, бәлки беррәр вакыт сугышырбыз да,– дип җавап биргән ул "Плеймейкер" басмасына.

- Боксны яратам. Анда ниндидер ачуыңны һәм тискәре эмоцияләреңне тренировкаларда чыгарырга була, - дигән Заһитова.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова спорт карьерасын 2019 елда ук туктату турында карар кабул итте. Хәзер ул югары белем ала һәм төрле күңел ачу проектларында катнаша.

Фото: Алинә Заһитованың "Telegram-канал"ыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: