- Башкортстан Республикасы Үзбәкстан төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыруны дәвам итә. Меморандум ике яклы элемтәләрне үстерү буенча тагын бер төп документ булды, – дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Меморандум кысаларында Наманган өлкәсе белән бер-берсенә кызыклы программалар, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, спорт дәүләт оешмалары, спорт уку йортлары, федерацияләр һәм якларның башка спорт структуралары арасында каралган. Киңкүләм спорт, Паралимпия уеннары, югары казанышлар спорты, спорт чаралары, спорт менеджменты, спорт кадрларын әзерләү, милли спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру өлкәләрендә эш күздә тотыла.
Фото: pravitelstvorb.ru