- Башкортстан Республикасында биатлон - спортның төп төрләренең берсе. Безнең спортчыларыбыз традицион рәвештә Бөтенрусия һәм халыкара ярышларда призлы урыннар яулый. Башкортстан биатлонының бай тарихы һәм киләчәге зур. Без һәрвакыт үзебездә төрле дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер.
Биатлон буенча Русия беренчелегендә катнашучыларның барысына да зур уңышлар, көч, түземлек һәм җиңүгә максималь ихтыяр телим! Иң көчлесе җиңсен,- дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте