Чарада Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, Русия Биатлончылар берлегенең мактаулы вице-президенты Вадим Мелихов, Башкортстан Биатлоны федерациясенең беренче президенты Энгельс Колмөхәммәтов, Башкортстанның Биатлон һәм чаңгы узышлары федерациясе рәисе Максим Чудов һәм башка мактаулы кунаклар катнаштылар.
- Башкортстан Республикасы янә җәйге биатлон үзәгенә әверелә. Бүген безнең белән Русия Федерациясе субъектларыннан 29 иң көчле команда. Безнең команда әзер дип ышанып әйтә алам. Без бик җитди әзерлек уздырдык. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда безнең спортчылар эстафетада җиңү яулады. Бу стартлар безгә тагын да күбрәк медальләр китерер дип өметләнәм, - диде спорт министры Руслан Хәбибов.
Фото: Башкорстан Хөкүмәте