Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт — тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрелде. Ел саен бу турнир йөздән артык профессионал уенчыларны һәм спортның бу төре белән мавыгучыларны җыя. Дүртөйле районы турниры дип аталса да, аңарда күрше районнар һәм шәһәрләр спортчылары да катнаша.
Бу юлы да ярышлар күңелле һәм оешкан төстә узды. Беренче урынны бильярд спорты ветераны Мәүләви Йосыпов яулады. Ул — күп еллар җиңүчеләр пьедесталыннан төшмәүче спортчыларның берсе. Башкортстан Республикасының Ачык кубогында 50 яшьтән өлкән бильярдчылар арасында да нәкъ менә ул җиңгән иде.
Икенче урынны Азат Хасбуранов алды, өченче урында Дададжон Алиев һәм Альмир Узаманов.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән