

Чара кысаларында президиум утырышы да узды. 50 ел бергә гомер кичергән гаилә парларын, юбилейларын билгеләүчеләрне тәбрикләү тантанасы да булды.
Бәйрәмдә төрле спорт уеннары оештырылды. Дартс, “Аучылар” уены, спорт биюләрендә һәркем теләп катнашты. Балык тоту осталары да ачыкланды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Фестиваль бик күңелле узды. Анда катнашучылар кинәнеп күңел ачты, биеде, җырлады. Тирә-якка тәмле исләр таратып, казанда пешкән аш та, шифалы үләннәр салып кайнатылган чәй дә һәркемнең күңеленә хуш килде.
— Ветераннар һәм инвалидлар өчен табигать кочагында мондый күңелле чара ел саен оештырыла. Без аны көтеп алабыз, — дип уртаклашты фестивальдә катнашучылар. — Замандашлар, дуслар белән очрашу, иркенләп аралашып, җырлашып утыру күңелләргә яшәү көче өсти, якты тәэссоратлар белән баета.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән