+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 сентябрь 2022, 12:41

Башкортстанда нинди спорт объектлары төзелә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә спорт өлкәсенә багышланган пост бастырды.

Башкортстанда нинди спорт объектлары төзелә?
Башкортстанда нинди спорт объектлары төзелә?
"Спорт буенча алдагы планнарыбыздан – бу ел ахырына кадәр Борай районы үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү үзәген файдалануга тапшыру. Әлеге ФОКның универсаль спорт залында 4 көрәш келәме һәм спорт уеннары өчен мәйданчык – волейбол, баскетбол, мини-футбол, гандбол һәм башкалар урнашачак. Монда шулай ук тренажерлар залы, массаж кабинеты, буфет, конференц-зал булачак.

Октябрьский шәһәрендә киләсе ел башында Боз сараен төзүне тәмамлыйбыз. Аренада хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр, биредә ярышлар һәм зур чаралар уздырылачак – сарай 800 тамашачыга исәпләнгән. Моннан тыш, анда 50 кешегә исәпләнгән конференц-зал, функциональ дәрес заллары, кардиозал җиһазландырылачак.

Эшебезнең тагын бер юнәлеше - ГТО нормативлары буенча спорт мәйданчыкларын төзү. Әлегә алар 63 муниципалитетның 42сендә бар. Быел тагын җидесендә урнаштырачакбыз. Планнарыбыз буенча, 2024 елга мондый мәйданчыклар Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында барлыкка килергә тиеш.

Мин һәрвакыт, нәкъ менә спорт бездә иң яхшы сыйфатлар тәрбияли, дип әйтәм. Әлбәттә, сәламәтлек тә ныгый. Шуңа күрә безнең иң мөһим бурычларның берсе - кешеләрнең кайда яшәвенә карамастан, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру.

Барыгызга да яхшы эш атнасы телим!" - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: