+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 сентябрь 2022, 10:22

"Кызыл таң" ярыммарафонына рәхим итегез!

24 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите призына XXXII җиңел атлетика ярыммарафоны узачак. Бүләкләр - саллы, чара күңелле булачак!

"Кызыл таң" ярыммарафонына рәхим итегез!
"Кызыл таң" ярыммарафонына рәхим итегез!
Бәйгенең старты һәм финишы - Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында. Ярыш 11 сәгатьтә башлана.
Ярыммарафонда командалар да, аерым йөгерешчеләр дә катнаша ала. Төп таләп - йөгерергә теләүче спортчы табиб күрсәтмәләренә таянырга тиеш.
13 яшькә кадәр балалар 300 метр арага йөгерә;
18 яшькә кадәрге кызлар өчен 5 километр дистанция каралган;
18 яшькә кадәрге егетләр 10 километрга узыша.

21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керә: 18-34, 35-44, 45-54, 55-59, 60-64, 65-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар.

Маршрут Дүртөйле шәһәре урамнары буйлап салынган, боҗраның бер әйләнеше 5 275 метр тәшкил итә. Һәр 3 километр саен тамак ялгап китү нокталары булачак.

Бәйге җиңүчеләренә Мактау гармоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Гүзәл затлар һәм ир-егетләр арасында аерым төркемнәрдә җиңүчеләр билгеләнүдән тыш, “Иң яшь йөгерешче”, “Иң өлкән йөгерешче”, “Җиңүгә омтылыш өчен” номинацияләрендә дә бүләкләү булачак.

Ярышта катнашу өчен гаризаларны алдан ук Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, район хакимиятенең Яшьләр белән эшләү һәм физик культураны үстерү бүлегенә юлларга мөмкин. Тел.: (834787) 2-19-79, E-mail: sport.050@yandex.ru

21,1 километрга старт взносы - 250 сум.
Йөгерешчеләрне теркәү 24 сентябрьдә 9.00 — 10.30 сәгатьләрдә Ленин исемендәге мәйданда урнашкан Тарих һәм туган якны өйрәнү музее бинасында (Р. Мусин урамы, 64) оештырыла.

Спорт бәйрәме, һәр елдагыча, чагу һәм күңелле булмакчы! Рәхим итегез!

Фото: М. Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: