+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2022, 17:16

"Кызыл таң" ярыммарафоны - бердәмлекнең чагылышы

Бүген Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите призына XXXII ярыммарафон узды. Чарага республикабызның күп районнарыннан гына түгел, илебезнең төрле тарафларыннан җиңел атлететика сөючеләр җыелды.

"Кызыл таң" ярыммарафоны - бердәмлекнең чагылышы
"Кызыл таң" ярыммарафоны - бердәмлекнең чагылышы

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев ихлас сәламләделәр. Барлык чыгышларда да бүген ватандашларыбыз өчен бердәмлекнең никадәр мөһим икәнлеге ассызыкланды, "Кызыл таң" гәзите һәм Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан ел саен оештырылучы ярыммарафонда яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә актив катнашуы үзе үк халкыбыз бердәмлегенең бер чагылышы булуы билгеләнде.

Ярыммарафонның флагын күтәрү хокукы Дүртөйленең спорт ветераны, 70 яшен тутыруга карамастан, яшьләргә ал бирмәүче Равил Шәйхетдиновка тапшырылды. Бу тантаналы мизгелдә чарада катнашучылар зур рухи күтәренкелек белән илебез гимнын башкарды.

Бәйгенең старты һәм финишы Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында булды.
13 яшькә кадәр балалар 300 метр арага йөгерде. 18 яшькә кадәрге кызлар 5 километр, егетләр 10 километрга узышты.

21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керде: 18-34, 35-44, 45-54, 55-59, 60-64, 65-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар.

Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Ижевск шәһәреннән 42 яшьлек Николай Мерзляков яулады. Ул һөнәре буенча инспектор-полицейский.
- Спорт белән 31 ел шөгыльләнәм, - диде ул. - "Кызыл таң" гәзите оештыручы ярыммарафоннарда да даими катнашам, призлы урыннар алганым да булды. Быелгы ярыммарафон да югары дәрәҗәдә үтте. Рәхмәт оештыручыларга!

Спорт бәйрәме турында тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Фото: М.Латыйпова.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: