+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2022, 19:05

"Патриот" паркы яраткан урынга әйләнсен

Бүген «Патриот» паркында каршылыклар аша узышу буенча Русия чемпионаты булды.

"Патриот" паркы яраткан урынга әйләнсен
"Патриот" паркы яраткан урынга әйләнсен
"Анда катнашу өчен безгә илнең иң көчле 33 спортчы килде. Бүген барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Иртәгә, 25 сентябрьдә, биредә югары уку йортлары студентлары арасында йөгерү башлана. 300 команда, 3000ләп кеше катнашачак.

Шуны ассызыклыйсым килә, Русия чемпионатын без беренче тапкыр кабул итәбез һәм бу - Бөтенрусия каршылыклар аша узыш федерациясенең зур ышанычы. Биредә беренче рәсми спорт ярышына старт быелның июнь аенда бирелде, һәм бүгенге көнгә кадәр бу урын җәлеп итү үзәге булып тора, биредә тормыш кайный! Сезон дәвамында "Геройлар узышы"нда 6000нән артык кеше катнашты!

Төзелгән трасса Русиядә иң озыннарның берсе булып тора. Беренче чиратта бу - безнең Башлык Радий Фәрит улы Хәбировның тырышлыгы. Аның ярдәмендә «Патриот» паркы булдырылды: казарма корпусы ремонтланды, хәрби техника үрнәкләре куелды, Геройлар аллеясы ачылды, Русия Герое, якташыбыз Максим Серафимов хөрмәтенә стела куелды. Парк бүген аның исемен йөртә. Ышанам ки, тиздән «Патриот» паркы республикада яшәүче һәркем өчен яраткан урыны булачак. Кем үз көчен сынап карамады, хәзер яңа сезонда моны эшләргә киңәш итәм. Без, һичшиксез, монда тагын бер тапкыр җыелачакбыз. Башкортстан-илнең иң спортлы төбәге, моңа шик юк!

Алга, Башкортстан!", - дип язган Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: