+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2022, 10:01

Алга, Башкортстан, алга, Русия!

"Патриот" паркындагы «Геройлар узышы» федераль йөгерү чарасы кысаларыда "Каршылыклар аша узыш" спорт төре буенча Русия чемпионаты категориясендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында индивидуаль йөгерү форматында ярышлар узды.

Алга, Башкортстан, алга, Русия!
Алга, Башкортстан, алга, Русия!
Чараны ачу тантасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, спорт министры урынбасары Артем Новиков, Каршылыклар аша узыш федерациясе вице-президенты Диләрә Садыйкова, Башкортстанда «Геройлар узышы» проекты җитәкчесе Эдуард Шәфиев катнаштылар.

- Хәерле көн, хөрмәтле катнашучылар! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм республиканың спорт җәмгыяте тарафыннан сезне Башкортстан җирендә сәламлим. "Патриот" паркында урнашкан "Геройлар узышы" мәйданчыгы озынлыгы буенча илдә беренче урында тора. Июньнән башлап бу трассаны бер меңнән артык кеше узды. Үзем мин аны ике тапкыр үтеп чыктым.

Бу - спорт сөючеләрнең яраткан урыны. Кичә, бүген һәм иртәгә биредә спорт бәйрәме уза. Биредә хәрби техникасынның күргәзмәсе бар, Русия Герое Максим Серафимовка багышланган стенд ачылды һәм парк та аның исемен йөртә. Биредә казармада ремонт эшләре башкарылды. Һәм тагында монда күп эшләр узачак. Болар барысы да Радий Хәбиров башлангычы белән башкарыла.

Барлык катнашучыларга уңышлар телим! Иң көчлесе җиңсен! Алга, Башкортстан, алга Русия!, - диде Ирек Сәгыйтов.

Артем Новиков хәбәр итүенчә, биредә Русиянең 8 төбәгеннән спортчылар җыелган иде. Ул да аларга уңышлар һәм иң мөһиме җәрәхәтләрсез барлык каршылыкларны үтүен теләде.

Спортчылар стартка берничә категориягә бүленеп чыкты. Шуны билгеләргә кирәк алар барысы да трассаны уңышлы үтте.

- Биредә бик кызыклы ярышлар оештырылган. Трасса авыр булса да, миңа бик ошады. Үз алдыма бернинди дә бурыч куймаган идем, чөнки күптән түгел генә авырудан савыктым. Әмма шуңа карамастан финишка беренче килә алдым, - диде Казан спортчысы Иван Дегтярев.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: