+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2022, 11:47

“Кызыл таң” ярыммарафоны берләштерде!

Дүртөйле шәһәрендә гәзитебез призына XXXII ярыш узды.Чарага республиканың күп районнарыннан гына түгел, илебезнең төрле тарафларыннан җиңел атлететика сөючеләр җыелды.

“Кызыл таң” ярыммарафоны берләштерде!
“Кызыл таң” ярыммарафоны берләштерде!
Спорт бәйрәмендә катнашучыларны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев ихлас сәламләделәр. Барлык чыгышларда да бүген ватандашларыбыз өчен бердәмлекнең никадәр мөһим икәнлеге ассызыкланды, “Кызыл таң” гәзите һәм Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан ел саен оештырылучы ярыммарафонда яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә актив катнашуы үзе үк халкыбыз бердәмлегенең бер чагылышы булуы билгеләнде.
Ярыммарафонның флагын күтәрү хокукы Дүртөйленең спорт ветераны, 70 яшен тутыруга карамастан, яшьләргә ал бирмәүче Равил Шәйхетдиновка тапшырылды. Бу тантаналы мизгелдә чарада катнашучылар зур рухи күтәренкелек белән илебез гимнын башкарды.
Бәйгенең старты һәм финишы Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында булып, маршрут шәһәр урамнары буйлап салынган иде, боҗраның бер әйләнеше 5275 метр тәшкил итте. Һәр өч километр саен тамак ялгап китү нокталары булдырылды.
13 яшькә кадәр балалар 300 метр арага йөгерде. 18 яшькә кадәр кызлар — 5 километр, егетләр 10 километрга узышты. Әлеге төркемнәрдә нигездә Дүртөйле районы кызлары һәм егетләре көч сынашты.
21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керде: 18-34, 35-44, 45-54, 55-59, 60-64, 65-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар.
Иң беренче булып, әлбәттә, 300 метрга узышкан балалар бүләкләнде. Кызлар арасында беренче урынны Әңгәсәк авылы урта мәктәбеннән Диана Зәкиева, икенче урынны Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясеннән Анжелина Исламгалиева, өченче урынны Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбеннән Камила Габдрәхимова алды. Ир балалар арасында 4нче мәктәп укучысы Булат Җиһангиров – пьедесталның беренче, шул ук мәктәптән Дмитрий Евдокимов – өченче, башкорт гимназиясе укучысы Эдуард Кәримов икенче баскычка күтәрелде.
Биш километрга йөгергән кызлар арасында башкорт гимназиясе укучысы, 16 яшьлек Айсылу Ямалетдинова финиш сызыгын беренче булып кисеп үтте.
– Мин җиңел атлетика белән өч ел шөгыльләнәм. Тренер-укытучым – Шамил Җиһаншин, – диде ул. – Быел август аенда Башкортстан Кубогына оештырылган ярышларда катнашып, биш километр дистанциягә йөгереп, өченче урынны яуладым. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көчен, чыдамлылыкны арттыра, кәефне дә күтәрә, шуңа мин барлык яшьтәшләремә, гаджетлардан аерылып, буш вакытларында саф һавада йөгерергә чыгарга киңәш итәм.
Биш километр дистанциядә икенче урын 2нче лицейдан Камила Кашаповада, өченче урын Азалия Әдһәмовада.
Ун километрга ярышкан егетләр арасында җиңүче исеменә 16 яшьлек Минтимер Дәүләтшин лаек булды.
– Мин Дүртөйле шәһәренең 2нче лицеенда белем алам, – дип уртаклашты ул. – Җиңел атлетика буенча остазым – физкультура укытучысы Альберт Назыйф улы Рамазанов. Велосипед, чаңгы спорты белән дә җитди шөгыльләнәм. Велоспорт буенча биш тапкыр Башкортстан чемпионы булдым.
Икенче урын Дүртөйленең башкорт гимназиясе укучысы Динис Сәлимгәрәевта, өченче урын шәһәрнең 5нче урта мәктәбеннән Әскар Латыйповта.
21,1 километрга йөгерергә карар итүчеләр арасында, һәр елдагыча, иң күпсанлы команда Ижевск шәһәреннән килгән иде. “Италмас” йөгерешчеләр клубы әгъзалары быел да сынатмады. Әйткәндәй, иң өлкән йөгерешче дә нәкъ менә әлеге клубтан теркәлде. Надежда Лушникова 71 яшен тутырган, әмма бу җитез хәрәкәтле, йөзеннән елмаю китмәүче ханымга һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел. Ярыммарафонда исә ул, 21,1 километр араны 2 сәгать 18 минут 28 секундта үтеп, 45-54 яшьлек бәйгечеләр арасында көмеш медальгә лаек булды. Биредә шуны аңлатып үтү кирәк: ярыммарафонда 55-59, 60-64, 65-69, 70+ төркемнәрендә йөгерүче хатын-кызлардан берүзе булу сәбәпле, бәйге шартлары таләп иткәнчә, Надежда Лушникова 45-54 яшьлекләр төркемендә бүләкләнде. Бу төркемдә беренче урынны 1 сәгать 35 минут 43 секунд күрсәткече белән – 46 яшьлек Светлана Макеева, өченче урынны Светлана Петрова алды. Аның күрсәткече – 2 сәгать 22 минут 16 секунд.
18-34 яшьлек ир-егетләрдән ярыммарафонны 1 сәгать 20 минут 7 секундта үтеп, 34 яшьлек Вадим Әделгәрәев җиңү яулады. Икенче урында – 32 яшьлек Анатолий Егоров (1 сәгать 45 минут 50 секунд). Өченче урында – 27 яшьлек Илдус Фазылов (1 сәгать 48 минут 36 секунд).
18-34 яшьлек гүзәл затлардан Елена Хәйруллина (33 яшь) ярыммарафон дистанциясен 1 сәгать 40 минут 50 секундта үтеп, беренчелекне алды. Икенче күрсәткеч 22 яшьлек Анна Андрияновада (1 сәгать 43 минут 14 секунд). Бронза медальгә 28 яшьлек Наталья Сабанова лаек булды. Аның күрсәткече – 1 сәгать 45 минут 27 секунд.
35-44 яшьлекләр төркемендә Айнур Рәфыйковны (37 яшь, 1 сәгать 22 минут 10 секунд) беркем дә уза алмады. Аңардан бик азга гына калышып, Антоний Володин (37 яшь, 1 сәгать 23 минут 21 секунд) көмеш медальгә лаек булды. Өченче урында – Алмаз Галләмов. Аңа 41 яшь. Ул 21,1 километрны 1 сәгать 24 минут 50 секундта йөгереп узды.
35-44 яшьлек хатын-кызлар төркемендә беренчелек – Светлана Воробьевада (35 яшь, күрсәткече – 1 сәгать 40 минут 29 секунд). Икенче урын – Светлана Коротковада (42 яшь, 1 сәгать 44 минут 50 секунд). Өченче урында – Гөлназ Голиус (35 яшь, 1 сәгать 45 минут 49 секунд) .
45-54 яшьлек бәйгечеләрдән җиңүче исеменә Азамат Яхшыгулов лаек булды (50 яшь, 1 сәгать 26 минут 52 секунд). Марат Мөхәммәдиев пьедесталның икенче баскычына менде (54 яшь, 1 сәгать 28 минут 30 секунд). Өченче урында – 48 яшьлек спортчы Юрий Митрофанов (1 сәгать 51 минут 39 секунд).
55-59 яшьлек ир-егетләрдән беренче урын 58 яшьлек Илдус Нуретдиновта (1 сәгать 30 минут 47 секунд). Илдус Мәснәви улы республика Пенсия фондының Дүртөйле районындагы һәм шәһәрендәге клиент хезмәте җитәкчесе. Ул 50-ләп марафонда катнашкан, аларда бихисап җиңүләр яулаган шәхес.
– Тормыш иптәшем Гүзәл һәм балаларыбыз да җиңел атлетика белән бик яратып шөгыльләнә, – диде Илдус Мәснәви улы. – Бүген төпчегебез Дарина 300 метрга йөгерде. Мин үзем көн саен 10 километрдан ким йөгермим.
Бу төркемдә икенче урында – Наил Сәйфуллин (1 сәгать 42 минут 22 секунд), өченче урында – Фәүзәт Шакиров (1 сәгать 44 минут 43 секунд).
60-64 яшьлек ярыммарафончылардан беренче урын – Анатолий Кисамеевта (1:31:22). Көмеш медальгә – Гера Исәнбәков (1:33:44), бронзага Фәвәрис Җәләев (1:39:50) ия булды.
65-69 яшьлек көчле затлардан иң яхшы нәтиҗә – Рәмзи Сәфәровта (1:26:01). Финишка икенче булып Кәрим Мөкминов килде (1:50:08). Өченче күрсәткеч Валерик Фазылхановта (1:52:20).
Призлы урыннар яулауга ирешкән 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ярыммарафончы ир-егетләрнең барысы да – 70 яшен тутырган спортчылар. Менә алар: Петр Трефимов (21,1 километрны 1 сәгать 32 минут 16 секундта йөгереп узды), Николай Белых (1:42:32), Равил Шәйхетдинов (1:59:40).
Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Ижевск шәһәреннән 42 яшьлек Николай Мерзляков яулады. Ул һөнәре буенча инспектор-полицейский.
– Спорт белән 31 ел шөгыльләнәм, – диде ул. – “Кызыл таң” гәзите оештырган ярыммарафоннарда да даими катнашам, призлы урыннар алганым да булды. Быелгы ярыммарафон да югары дәрәҗәдә үтте. Рәхмәт оештыручыларга!
Бәйге җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Спорт бәйрәмендә катнашучылар истәлеккә күмәк фотога төшеп, киләсе елда да гүзәл Дүртөйле җирендә очрашырга насыйп булса иде дигән теләктә таралышты.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.


Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: