+23 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 октябрь 2022, 12:05

Үзбәкстан спортчыларын Уфада көтәбез

Бүген, 4 октябрьдә, билбау көрәше буенча Башкортстан көненә багышланган ачык республика турнирын уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

Үзбәкстан спортчыларын Уфада көтәбезҮзбәкстан спортчыларын Уфада көтәбез
Үзбәкстан спортчыларын Уфада көтәбез
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә 10 октябрьдә Уфа шәһәрендә Башкортстанның Р. Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә үтәчәк чараның төп оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ирек Сәгыйтов искәртеп узганча, 2022 елның сентябрендә Үзбәкстан Республикасының Наманган шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Башкортстан җыелма командасының катнашу нәтиҗәләре буенча республика Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстан һәм Башкортстанның билбау көрәше буенча җыелма командаларының иптәшләрчә очрашуында катнашырга чакыру юллаган.

- Башкортстан милли спорт төрләренә аерым игътибар бирә һәм иң мөһиме - билбау көрәше. Безнең спортчылар Наманган шәһәрендә узган дөнья чемпионатында безнең спортчылар моны раслады да. Бу ярышларда 32 илдән 350дән артык спортчы катнашты, ә Русиянең 42 иң көчле спортчысыннан торган җыелма командасы, шул исәптән Башкортстаннан 9 егет һәм кыз уңышлы чыгыш ясады һәм 12 алтын медаль яулады, шуларның җидесе безнең көрәшчеләр исәбендә иде, - диде Ирек Сәгыйтов.

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр иткәнчә, министрлык тарафыннан, Билбау көрәше федерациясе белән берлектә, Уфада Башкортстан Республикасы көненә багышланган билбау көрәше буенча ачык республика турниры уздыру турында нигезләмә әзерләнгән.

Киңәшмәне тәмамлап, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары ярышлар башланганчы бер атнадан азрак вакыт калуын искәртте һәм җыелучылардан барлык көчләрне тупларга һәм турнирны үткәрүгә әзер булуын сорады.

- Без сезнең белән тагын да зуррак чаралар уздырдык. Без әлеге чараны бергәләп югары дәрәҗәдә оештыра алырбыз дип ышанам, – дип йомгак ясады Ирек Сәгыйтов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас