+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
9 октябрь 2022, 05:50

Радий Хәбировның аягы җәрәхәтләнгән

Кичә республика муниципалитетлары башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең спорт җәрәхәте алуын хәбәр итте.

Радий Хәбировның аягы җәрәхәтләнгәнРадий Хәбировның аягы җәрәхәтләнгән
Радий Хәбировның аягы җәрәхәтләнгән
Бу хәл иптәшләрчә хоккей матчы вакытында булган. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе гадәти режимда эшләвен дәвам итә, әмма табиблар кушуы буенча аңа операция ясарга туры киләчәк, дип белдерде ул.

- Хөрмәтле хезмәттәшләр, игътибар итсәгез, мин монда аксап килдем. Хоккей уйнаганда спорт җәрәхәте алдым. Начар травма, тез шактый җәрәхәтләнгән. Миңа операция ясатырга туры киләчәк, мин аны 11 октябрьдән соң эшләтәчәкмен, — диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, якынча 2-3 көнгә аңа «эфирдан чыгып торырга» туры киләчәк.

- Озакка саубуллашмаячакмын, барысын да эш тәртибендә хәл итәрбез. Куркыныч нәрсәләр уйламагыз, гадәти режимда эшлибез, барысы да әйбәт булачак. Һәм без барыбер хоккей уйнаячакбыз һәм үзебезне кыерсытучылардан үч алачакбыз, — дип шаяртты республика Башлыгы.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас