+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
12 октябрь 2022, 17:32

Төнлә футбол уйныйбызмы?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә Төнге футбол лигасы чемпионаты ачылуы хакында пост урнаштырган.

Төнлә футбол уйныйбызмы?Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?

Берничә минут элек Уфада республикадагы беренче Төнге футбол лигасы чемпионаты ачылды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

Ирек Сәгыйтов сүзләренә караганда, Төнге футбол лигасын оештыру эше Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тарафыннан башланды.

- Беренче уенда Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм республика Хөкүмәте командалары очрашуы уза. Чемпионат октябрьдән апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Уеннар һәр чәршәмбе кичендә, 20:30 сәгатьтән башлап югары спорт осталыгы мәктәбендә узачак. Мавыктыргыч матчлар, кызыклы очрашулар һәм җанатарларның ярдәмен көтәбез, - дип белдерде Ирек Сәгыйтов.

Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Төнлә футбол уйныйбызмы?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас