"Октябрь аенда республикада тагын 7 яңа кече спорт мәйданчыгы эшли башлады: Авыргазы, Бөре, Дәүләкән, Зилаер, Мәчетле, Мишкә, Уфа районнарында.
2019 елдан башлап «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Башкортстан Республикасына финанслашу принципларында мондый мәйданчыклар булдыру өчен спорт-технологик җиһазлар сатып алу һәм китерүгә субсидияләр бирелә. Беренче елда 24 муниципалитет өчен җиһаз сатып алынды, 2020 елда – 13 муниципаль район һәм шәһәр округы өчен, 2021 елда тагын 5 мәйданчык өчен җиһазлар куелды.
Шулай итеп, мәйданчыклар 49 муниципалитетта урнаштырылган инде. Мондый спорт мәйданчыклары балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне, спорт белән мавыгучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелә. Әлбәттә, алар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен бик кирәк.
2023 һәм 2024 елларда тагын 7 муниципалитет ГТОның кече спорт мәйданчыкларын алачак", дип язган ул.