- Башкортстан Башлыгы указы белән 2019 елда полиция генерал-лейтенанты Әхмәтханов Артур Фәрваҗ улы истәлеге мәңгеләштерелде. Шушы көннән башлап республикада ел саен әлеге күркәм кеше истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенрусия турниры үткәрелә. Русиянең 20 төбәгеннән 200ләп кеше катнашыр дип көтелә. Чараны иң лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм эпидемиологик таләпләрне үтәү дә мөһим, - диде вице-премьер Ирек Сәгыйтов.
Вице-премьер турнирның Спорт әзерлеге үзәге базасында узачагын хәбәр итте. Бу урын Русия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган тиешле нормативларның барлык таләпләренә җавап бирә.
Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов мәгълүматларына караганда, республикада турнир үткәрүгә әзерлек югары: барлык кирәкле хокукый актлар кабул ителгән, чараны финанс белән тәэмин итү билгеләнгән, оештыру мәсьәләләре хәл ителгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте