+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 октябрь 2022, 16:32

Ишкәкле слалом үзәге 2024 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә яшәүчеләрнең сорауларына туры эфирда җавап бирә.

Ишкәкле слалом үзәге 2024 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәкИшкәкле слалом үзәге 2024 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк
Ишкәкле слалом үзәге 2024 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк

Ишкәкле спорт буенча дөнья чемпионы Алсу Минһаҗева “Туры элемтә”дә Радий Хәбировка Уфада ишкәкле слалом үзәге төзү белән бәйле сорау бирде: Уфаның 450 еллыгына спорт комплексы төзелеп бетәчәкме? Әлеге датага тагын нинди спорт үзәкләре төзелү планда каралган?

- Ишкәкле слалом үзәге 2024 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк. Яңа спорт үзәгенең нинди атама алачагы әлегә сер итеп саклана. Шул ук елның җәендә "Теплое" күлен реконструкцияләү дә башланачак. Моннан тыш, Уфада фехтование үзәге төзелешенә нигез салу планда каралган.
Икенче сорау буенча: һәр муниципалитетта бассейн булдырылырга тиеш. 2024 елдан соң аларны Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә төзү буенча эшләр башланачак, - дип сөйләде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшереп үтәбез, Ишкәкле слалом үзәге Уфаның Инорс районында башкалабызның 450 еллыгы уңаеннан төзелә.

Алсу Минһаҗева спорт комплексы төзелүе өчен Радий Хәбировка зур рәхмәт белдерде. Дөнья чемпионы сүзләренчә, республика спортчылары комплекс ачылуын түземсезлек белән көтә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас