+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
27 Октября 2022, 17:02

"Уфа" футбол клубы яшәячәкме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә”дә "Уфа" футбол клубына кагылышлы сорауга да җавап бирде.

"Уфа" футбол клубы яшәячәкме?"Уфа" футбол клубы яшәячәкме?
"Уфа" футбол клубы яшәячәкме?
- "Уфа" футбол клубы Русиянең беренче лигасында уйный. Тик алар начар уйный, карыйсы да килми. Республика үз йөкләмәләрен үти - бюджетта 200 миллион бар, тагын 200 миллион бюджеттан тыш акча бирелә. Беренче лигада уйнау өчен бу акчалар җитәрлек. Клуб 10 ел эшли, бу вакыт эчендә республика аларга 7 миллиард сум бүлеп бирде.

Клуб шәхси кулларда иде. Хәзер республика идарәгә керә. Клуб яшәрме-юкмы, моны мин хәл итмим. Сүз футболчыларга, - диде республика җитәкчесе.

Шулай ук, Радий Хәбиров фотбол клубының генеральный директоры Шамил Газизовның эшенә югары бәя бирде һәм ул алдагы вакытта да дөрес карарлар кабул итәр, дип әйтте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас