

Шушы көннәрдә Уфада Спорт көрәше атнасы уза. Чара кысаларында башкалабызда ир-егетләр арасында грек-рим спорт көрәше буенча Русия Кубогы ярышлары ачылды. Исегезгә төшереп үтәбез, Башкортстан Русия Кубогын икенче тапкыр кабул итә.
"Башкортстанның төрле көрәшләр буенча илдәге иң эре үзәкләрнең берсенә әверелүе минем өчен бик мөһим. Көрәш спортының холкы да - башкорт халкының холкы кебек: көчле, ихтыярлы һәм максатчан. Без спортта да, тормышның теләсә кайсы башка даирәсендә дә кыенлыклардан курыкмыйбыз! Республикада көрәш белән меңләгән спортчы шөгыльләнә. Башкортстанда берничә ел дәвамында "Мәктәпләрдә көрәш спорты" проекты уңышлы тормышка ашырыла. Яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр ачыла", - дип белдерә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.