+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
28 Октября 2022, 14:13

Төнлә волейбол уйныйбызмы?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә Төнге волейбол лигасы оештырылуы хакында пост урнаштырган.

Төнлә волейбол уйныйбызмы?Төнлә волейбол уйныйбызмы?
Төнлә волейбол уйныйбызмы?

Уфада республикадагы беренче Төнге волейбол лигасы оештырылды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Ирек Сәгыйтов сүзләренә караганда, алдарак республикада Төнге хоккей һәм футбол лигалары булдырылды. Әлеге лигалар зур популярлыкка иреште һәм зур нәтиҗәләр күрсәтте.

"Бүгенге көндә дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр, эшкуарлык һәм башка ведомстолардан җыелган 25 команда Төнге волейбол лигасында катнашуын раслады. Уеннарны ноябрьдә үк башларга уйлыйбыз. Мондый уеннар, кич оештырылса да, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф бирә", - дип яза Ирек Сәгыйтов.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас