+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
28 Октября 2022, 19:30

Башкортстанда грек-рим көрәше буенча Русия Кубогы уза

Шушы көннәрдә Уфада Спорт көрәше атнасы уза. Чара кысаларында башкалабызда ир-егетләр арасында грек-рим спорт көрәше буенча Русия Кубогы ярышлары ачылды. Исегезгә төшереп үтәбез, Башкортстан Русия Кубогын икенче тапкыр кабул итә.

Башкортстанда грек-рим көрәше буенча Русия Кубогы узаБашкортстанда грек-рим көрәше буенча Русия Кубогы уза
Башкортстанда грек-рим көрәше буенча Русия Кубогы уза

Чараны ачуда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты. Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә узучы ярышларга 24 төбәктән 168 спортчы килде.

 

Башкортстан командасына Уфа, Белорет, Күмертау, Нефтекама спортчылары керде. 10 авырлык категориясендә ярышларда җиңүчеләргә “Русиянең спорт мастеры” исеме бирелә.

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, быел Уфа атлетларның вәкиллекле составын җыйган. Премьер-министр ярышлар югары дәрәҗәдә узачагына һәм җанатарларның зур кызыксынуына ышаныч белдерде.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров турнирның мөхтәрәм кунаклары белән биш үлчәү категориясендә ярымфинал ярышларын карады.

 

- Көрәш ир-егетләр өчен бик мөһим, дип уйлыйм. Көрәшкә чыкканда, беренче чиратта, үз-үзеңне җиңәсең. Малай чакта ук аңладым: каршыма миннән көчлерәк һәм физик яктан әзерлеклерәк кеше килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә мин үҗәтлек белән республикада көрәшне пропагандалыйм.

 

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, илдә "Русиянең спорт мастеры" исемен алырга мөмкинлек бирә торган ярышлар күп түгел.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас